Суббота, 27.04.2024
Официальный сайт Отдела образования администрации МР Миякинский р-н РБ

Меню сайта
.
.
ЕГЭ
ОГЭ
Главная » 2017 » Декабрь » 21 » Районный семинар по татарскому языку и литературе
16:32
Районный семинар по татарскому языку и литературе

19 декабрь көнне Миякәтамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә  “ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  инновацион технологияләр кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү” темасына район семинары  уздырылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яппарова Регина Рим кызы укытучылар игътибарына 5 нче сыйныфта “А.Алиш – балалар язучысы. “Сертотмас үрдәк” әкияте “ темасына дәрес, 5, 8-9 нчы сыйныф укучылары белән “Әбиемнең күңел сандыгы” дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара тәкъдим итте.

Семинарда катнашучы укытучылар тарафыннан дәрес инновацион алымнарга бай булуы, структурасы тулысынча ФДББС таләпләренә туры килгәне, һәр этабы балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч эш төрләре белән үрелеп баруы, укучыларның фикер йөртү осталыклары һәм  сөйләм телләре бай булуы билгеләнде.  Әби-бабаларыбыздан калган, буыннан-буынга тапшырылган мирас, күңел байлыгы - ул дәвернең матурлыгын: милли бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын  ачык чагылдырган чарада укучыларның җыр-бию сәнгатенә, саф татар телендә сәнгатьле итеп халык авыз иҗаты әсәрләрен башкаруга, күз явын алырдай кул эшләренә  оста булулары тагы да ямь өстәде. Ә сәхнәнең түрендә самавырлы, татар милли камыр ашлары  белән тулы өстәл үзенә җәлеп итеп торды. Чигүле сөлге-ашъяулыклар, нәкышлы алъяпкычлар, пар мендәрле сәке,  бизәлгән көянтә-чиләкләр, тукылган асалы паласлар, үз эченә күпме затлы, асыл  хәзинә - кул эшләрен  сыйдырган  төп атрибут-әбекәйнең  сандыгы да, балаларның милли киемдә булулары да күңелләрне шатландырып, чараны бизәлеш ягыннан зәвыклы икәнен күрсәтте.

Халкыбызның үткәненә, мәдәниятенә, туган теленә, туган җиренә ихтирам, горурлык хисе тәрбияләү, милләтебезне, телебезне  саклау максатыннан  оештырылган  чара укытучының бетмәс-төкәнмәс иҗат дәрте белән яшәүче шәхес икәнлеген, тырыш, үз эшенең  остасы булуын чагылдырды һәм семинарда катнашучы укытучылар тарафыннан югары бәяләнде.

                           

                                                                       Источник: http://mitamak.ucoz.ru                         

Просмотров: 604 | Добавил: miakioo
Ссылки
  • Минобрнауки России
  • Электронная очередь в ДОУ РБ
  • Рособрнадзор
  • Министерство образования РБ
  • Обрнадзор РБ
  • РЦОИ РБ
  • Республика Башкортостан
  • ИРО РБ
  • Государственное Собрание - Курултай РБ
  • Глава Республики Башкортостан
  • Правительство Республики Башкортостан
  • Прокуратура Республики Башкортостан
  • Администрация МР Миякинский район РБ
  • Bus.gov.ru - официальный сайт для размещения информации о государственных (муниципальных) учреждениях
  • "Горячая линия"
    Информация о телефонах «горячей линии», адресах электронных приемных (в том числе правоохранительных и контрольно-надзорных органов) и других ресурсах, которыми могут воспользоваться обучающиеся и их родители (законные представители) в случаях, когда действия руководства и других сотрудников образовательных организаций нарушают их права и законные интересы (нарушение правил приема в образовательные организации, факты незаконных сборов денежных средств с родителей): "Горячая линия" отдела образования (34788) 2-13-70, (34788) 2-10-92, miaki_oo@mail.ru, miaki_oo_inspect@mail.ru; Районная прокуратура (34788)2-14-37; Администрация муниципального района Миякинский район, (34788) 2-12-01, 2-14-15, adm31@bashkortostan.ru; Министерство образования Республики Башкортостан, телефон приемной министра: (347)273-39-24 Телефон горячей линии по ЕГЭ Обрнадзора РБ: +7 927 937 94 24, МО и Н РБ: (8 347)218-03-81, РОО Миякинского района (+734788)2-12-43; Телефон горячей линии Обрнадзора РБ по организации дистанционного обучения- 89279379424 Телефон горячей линии по коронавирусной инфекции: 8 (347) 292-11-52 (Ахтямова Ирина Айратовна). Работает линия с 9 ч 00 до 18ч.00 в рабочие дни
    Телефон доверия
    Детский телефон доверия с номером 8-800-2000-122 – это бесплатная помощь детям, подросткам, мамам и папам, бабушкам и дедушкам, а также учителям.
    ГУНК МВД Росии
  • ГУНК МВД России в ВКонтакте
  • ГУНК МВД России в Instagram
  • Учебники
    В Министерстве образования Республики Башкортостан работает телефонная (горячая линия) по вопросам обеспечения учебниками: 8 (347) 218-03-54, 8 (347) 218-0З-52 В МКУ "Отдел образования администрации МР Миякинский район" (34788) 2-18-38
    ОРКСЭ
    Телефон горячей линии по вопросам обеспечения учебной литературой в образовательных организациях Миякинского района и об организации свободного, добровольного выбора модуля ОРКСЭ (34788) 2-18-38
    2021
    Календарь
    «  Декабрь 2017  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031
    Архив записей
    Отдел образования администрации МР Миякинский р-н РБ © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz